Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Шагыйрь кайтты
Хәсән Туфанга
Суга батып йөз ел яткан имән Таштай ныгып чыккан шикелле, Арабызга шагыйрь кайтты исән, Олы җанлы, якты фикерле.
Кеше гомере кыска, тик бер генә, Фәкать иҗат мәңге үлемсез! Көчле җырларыңны син бир генә, Халкың көтә аны түземсез.
Батыр булдың җырда, язмышыңда, Йөрәкләрне хисең яндырды. Килер буын әйтер: — Туфан монда, Җырларын ул бездә калдырды!
|