Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Партияле кеше диләр мине
Без киләчәккә зур стажлы Фиркасезләр булып барырбыз.
Һ. Такташ
Партияле диеп алданалар, Аптырыйлар әйтсәм киресен: Ничек инде шушы башың белән Беспартийный булып йөрисең?!
— Зур стажлы фиркасез, — дим, көлеп, Төзәткәндәй дуслар ялгышын. Ялгышмы соң?! Мин һәрвакыт солдат: Ил язмышы — минем язмышым!
Юк, ал да гөл түгел миңа дөнья, Җанда бик күп сыкрар яралар... Яраларын юлда бәйли-бәйли Замандашлар яуга баралар.
Читтә каламыни Ил җанлы Ир — Шагыйрь урыны алгы сафларда! Алгы сафта барган кешеләрнең Рухы төшми авыр чакларда.
Стенага китереп терәсәләр Коммунистны, диеп, атабыз! Юк, әйталмас идем мин киресен — Бу инде, дип, сезнең хатагыз.
Юк, ялвармас татар шагыйре һич Мескен булып дошман алдында! «Зур стажлы» аның Такташлары, Үлемнәрне җиңгән батырлары — Җәлилләре булган чагында!
Партияле кеше диләр мине. Дөрес — формаль карамаганда — Партиясез шагыйрь буламыни Бөек көрәш барган заманда!
|