Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Юк
Ник борчылам?! — димә бер дә, — Вөҗданлы кешенең җирдә Борчусыз булганы юк.
Сиздермәскә теләп тыштан Күпме кыланма, сагыштан Котылу юллары юк.
Масаясың икән данга, — Бел, беркемнең, беркайчан да Мактанып уңганы юк.
Патшалар да дәүран сөргән... Тик беркем кеше гомереннән Артыгын торганы юк.
Аягыңны суз чамалап, Тормышның аякка карап Юрганнар сырганы юк.
Җан — җан инде, күпме янсын — Талпынмасын, нишли алсын?! Аягы-куллары юк...
Бәхетем минем бер яклы: Булса да күкләрем якты, — Ае бар, чулпаны юк.
Күз яшьләрем, таммасана, Яңгырлар күпме яуса да Диңгезләр тулганы юк.
Көннәре үтте язымның, Шулай да күңел сазымның Кыллары тынганы юк.
Хикмәт тә килми иптәшкә, Инде җитәм җитмеш яшькә — Акылның кунганы юк.
|