Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Исән калдыр
Итәгемне тетте, санап кара: Нәкъ унсигез пуля. Берәү шулай ансат исән кала, Берәү шуннан үлә...
Кинәт җилен чәчләремә тидереп Уклар үтте исеп, Пилоткамны аркылыга кидереп, Ике җирдән тишеп.
Кыл өстендә калдым шунча уктан. Үз-үземне тиргим: Нигә сакламадым шул пилоткам, Шинелемне мин дим.
Ул чагында шатланырга моңа Вакыт булмагандыр... Мин хәзер шат, язмыш, моннан соң да Шулай исән калдыр.
|