Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Атлантида
Атлантида булды микән чынлап? Тынгы бирми сорау һич кенә: Әллә кайдан, ерак-ераклардан һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга, Тау-дулкыннар күккә ашканнар: Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне, Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен, Дәүләтләрне монда җир упкан: Дәшти-Кыпчак, Болгар, Алтын урда. Бер-берсенең тамырын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар, Кичергәннәр илне кылычтан... Калдыгын да көлгә дүндерергә Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан... Ә без — менә, без — бар, булганбыз! Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз: Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам, кыпчакмы ул, Болгармы ул? Нинди аерма?! Татар дигән исем йөртәбез без — Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан. Эз калмаган бөек халыктан... Ә без — менә, без — бар, эз бар җирдә, — Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә, Оныкларның анык бабасы: — Нәселең кем? — дип сорасалар әгәр, Әйтерләр: — Без — татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар, Татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын.
|