Өч туган бергә утырып,
Бик озак киңәштеләр,
Барачак юлларын алар
Бергәләп сөйләштеләр.
Чәй эчтеләр шатланышып,
Аталары янында,
Җир шарының зур картасы
Торды алар алдында.
Әйтте ата: «Чигебезгә
Аяк басты еланнар,
Турагыз ул шакшыларны,
Сынатмагыз, оланнар,
Алар шуышкан урында
Корып кала игеннәр,
Шиңә җирдә исле гөлләр,
Агуланалар гөлләр...
Аталары өч туганга
Өч юнәлеш күрсәтте,
Өчесе өч юлдан чыгып
Китәчәкләрен әйтте:
«Алдыгызда биек таулар,
Карурманнар булырлар,
Каршыгызда укмалышып
Шул еланнар торырлар.
Мәгез,— диде,— үткен кылыч,
Еланнарны кисәргә,
Мәгез сезгә акбүз атлар,
Урманнарны кичәргә.
Тау-ташларга карамыйча,
Җиңеп алга барырсыз,
Планетага, бөркетләрем,
Китсен сезнең даныгыз».
Өч бертуган бертавыштан
Күтәреп кылычларын:
— Есть! — диделәр,
Ата үпте
Үзенең лачыннарын.
Бу егетләр көрәшләрдә
Сыналган уллар иде:
Күкрәкләре орден белән
Аларның тулган иде.
Саубуллашып өч бертуган
Юлга чыгып киттеләр,
Киң урманнар, зур елгалар,
Текә таулар үттеләр.
Өчесе өч җирдә хәзер
Атаның балалары,
Һәм турыйлар бер-бер артлы
Гитлерчы бандаларны.