Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Насретдин Рабгузи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Бәһариәт

Көн хәмәлгә керде ирсә, килде галәм нәүрузы.
Кичте бәһмән — зәмһәрир кыш, калмады кары, бозы.

Көн килә мең күрке артыб, терелүр үлмеш җиһан.
Таң пәзерләб, нәкъше берлә бизәнүр бу йир йөзе.

Таң атарда дүрт сарыдин исәйүр бади саба.
Кийк йөрүр — кин дик, йопар тик исләнүр йапан-йазы.

Тизлеке тикин йагырдин, уйыгы йәшел, кызыл,
Арасы бодак, йабыргак, тул чәчәкләр төп-төзе.

Әрләсә йыглаб болытлар, гөл чыгар бостан-у баг,
Тал йыгачлар йиң салышур, уйнайур бәк, бай кызы.

Кершәне — кар, иннеке — кан, йакса таглар сурәте;
Тунлыгы тансык тауардин — Рум, Хитай атлас-хәзе.

Лалә сагракын эчәр дә сайраб исерүр сандууач,
Торна өн тартыб үтәрдә сәкрийүр баклан, кузы.

Күктә уйнаб кыл салышур кыр-у каз фил түлүгәч,
Йирдә йөкреб җөфт алышур ас, тиен, кеш, кондызы.

Нәйшәкәрләр мөнбәрендә тутый кош мәҗлес тотар,
Комрый, былбыл, мокрый булыб, өн төзәр төн-көндезе.

Буйыгыз йир-күк мәңизлек йәшнәйүр, мәйдан бүлеб,—
Уграшур ай тик чәчәкләр тигрәсендә йолдызы.

Хури гайн оҗмах эчендә биң салып тәхсин кыйлур,—
Йаз үзә мондаг гъәзәл әйде Насир Рабгузи.

Пәзерләб — каршылап.
Сарыдин — тарафтан.
Бади саба — таң җиле.
Кин дик — мускус сыман, хуш ис кебек.
Иопар тик — мускус сыман, җофар кебек.
Иапан-йазы — япан-кыры.
Тизлеке — тавы, калкулыгы.
Тикин — тигән, җиткән.
Иагыр — зур, сәламәт.
Уйыгы — уйсу җире.
Йабыргак — яфрак.
Тул — нарасый, сабый.
Өрләсз — гөрләсә.
Бостан-у бак — бакча.
Таг — таү.
Хәзе — ефәк.
Саграк — чык суы.
Өн тартыб — кычкырып.
Кыл салышур — каурый-мамыгын кояр.
Фил түлүгәч — телү вакыты, йон-каурый алыштыру вакыты җиткәч.
Җөфт алышур — парлашыр.
Нәйшзкәр — шикәр камышы.
Комрый — күгәрчен.
Мокрый булыб — сайрап.
Буй — ис.
Мзңиз — йөз.
Шэшнэйүр — яшәр.
Уграшур — йөрер.
Ай тик — ай кебек.
Тигрәсендә — тирәсендә.
Хури гайн — хур кызы.
Биң — миң.
Тәхсин кыйлур — мактар.
Үзә — турында.
Мондаг — мондый.
Әйде — әйтте.