Мал кирәкми, дан кирәкми, —
Җан кирәк, җаннан кирәк;
Шан кирәкми, сан кирәкми,—
Яр кирәк, висаль кирәк!
Кол кирәкми, тол кирәкми,
Кыз кирәкми,— наз кирәк;
Тән кирәкми, кан кирәкми,
Сүз кирәкми, — саз кирәк!
Эзләдем дә эзләдем, бик
Күп заманнар эзләдем;
Тапмасам да эзләдем,
Һичбер өметне өзмәдем!..
Әй хури, кайда мәканең,
Илһам ит, кайдан табыйм?
Ачмасаң гарзең нәкабең,
Мин сине кайдан таныйм?!
Җаннан — җан азыгы.
Висаль — чын мәхәббәт.
Гарзец нәкабең — киң пәрдәңне, тәрәзәңне.
