Елгаларда аккан язгы сулар
Уяттылар сине, шылтырап,
Килеп басты синең күз алдыңа
Ачлык патша, синнән җан сорап.
Юл ачкансың аңар, ялгышкансың,
Аңсыз атлап, кыек юл белән,
Ачу итеп ялкау, эшсезләргә,
Дошманлыгың арткан җир белән.
Мәңге дустың синең тырма-сабан;
Эшлә җирне — дуслык үрчесен!
Актарылып уңсын игеннәрең,
Көнләштерсен ялкау күршесен.
