Татарстан — минем республикам
Татарстан — минем республикам — Россиянең матур җирендә. Ленин аңа үзе исем кушкан, Зур бәхетләр теләп гомергә.
Багана юк аның чикләрендә, Сакчы тормый капка төбендә. Идел аша — тимер күперләре, Ак юллары — зәңгәр күгендә.
Карлары бар аның, язлары бар, Ташкыннары җырлый торганнар. Ераклардан туган йортларына Сагынып кайта безнең тургайлар.
Умырзая күрсәң гаҗәпләнмә, Чәчәкләр күп язлар илендә. Татарстан — минем республикам — Россиянең матур җирендә.
Көмеш чишмә кайда чыга дисәң, — Безнең якта андый чишмәләр, Сандугачлар алсу иртәләрдә Су алырга кызлар төшәләр.
Гүзәл кызны күрсәң, гаҗәпләнмә, Гүзәлләр күп каен илендә. Татарстан — минем республикам — Россиянең матур җирендә.
Башка илләр миңа кирәк түгел, Хыялым юк минем ул хакта. Әкияттәге кебек матурлыкка Күз алдымда күпме юл ята!
Беркөн барсам — тагын яңа шәһәр, Тагын барсам — яңа бистәләр. Мин ышанам хәзер: «Кояшны да Җир астыннан таптык!» — дисәләр.
Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә, Батырлар күп татар илендә. Татарстан — минем республикам — Россиянең матур җирендә.
Ленин аңа үзе исем кушкан, Зур бәхетләр теләп гомергә.
|