Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сайра, сандугачым, сайра!
Сайра, сандугачым, сайра, Талдан талларга очып, Күңелең теләгән җиргә очып, Матур чәчәкләр кочып.
Сандугачым сайрый, чут-чут, дип, Безнең илдән матур ил юк, дип. Сайра, сандугачым, сайра, Инде китмәссең көз дә;
Таптың туган илеңне син, Иркенләп сайра бездә.
Сандугачым сайрый, чут-чут, дип, Безнең илдән матур ил юк, дип. Бәхетлеләр бакчасыннан Җыр гөрли бөтен җиргә; Кадерле Совет илен без Мактыйбыз бергә-бергә!
Сандугачым сайрый, чут-чут, дип, Безнең илдән матур ил юк, дип.
|