Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сабантуе җыры
Сабантуе — хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, Уйнап, җырлап, биеп, көлеп Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә киң болыннар, Кырлар һәм су буйлары, Котлы булсын, колхоздашлар, Ямьле сабантуйлары.
Бәйрәм итик шатланышып, Туганнар, бергә-бергә,
Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гомергә.
Безнең Ватан бер генә, Чәчәк кенә, гөл генә, Иң бәхетле, иң гүзәл ил Советлар иле генә.
Шау-гөр килә киң болыннар, Кырлар һәм су буйлары, Котлы булсын, колхоздашлар, Ямьле сабантуйлары.
|