Кире кайту

«Гафу кыйлмак сүзләре…»

Мөхәммәдьяр

«Нуры содур» поэмасыннан (1542)

Гафу, бостанының и тазә гөле,
Каршыңызда сайрап уш тел былбылы,
Гафу бабын имди хуш раушан итәр,
Сүзләре күңелләрне гөлшан итәр.
Гафу кыйлмак берлә булыр ир газиз,
Гафу кыйл барчадин, и гакълы тәмиз.
...Гафу кыйлмак тәңре бойрыкы ирер,
Бойрыкын тотканга ул җәннәт бирер...

Бостан – бакча.
Тазә – яшь.
Бабын – бүлеген.
Раушан итәр – нурлы итәр.
Гөлшан – күңелле, куанычлы; гөл бакчасы (кебек).
Тәмиз – пакь; җитеш.

Бүлешү:TelegramВКонтакте