«Нуры содур» поэмасыннан (1542)
И җиһан гашыйкларының садыйкы,
И заман Садыйкларының гашыйкы!..
Гыйшык берлә сыйдык сүзен тыңлаңыз,
Тәкърир итәем аны – хуш аңлаңыз.
Сыйдык бабын кыйлаем сезгә бәян,
Ул бәян берлә аны күрең гаян.
Төрки теленчә сыйдык, мәгънәсен белең-
Күнилүк берлә һәмишә эш кыйлың.
Сыйддикъ, ягъни күни сүзләмәк булыр,
Күни сүзләгән кеше дәүләт булыр.
Каю кеше теләсә дәүләт тәмам,
Күни булсын сүзләре аның мөдам.
Күнилек берлә табар дәүләт камуг,
Күни сүз берлә булыр кечек-олуг.
Кем олуглык теләсә даим үзе –
Барча берлә хуш, күни булсын сүзе.
Күниләрне барча ил-улус сәвәр,
Күни сүзләгә кешене хак үгәр.
Адәм углының вөҗүде эчрә бел,
Бер тылсым, бер әлгаҗиб ирер бу тел.
Кем җиһан эчендә, и дин олугы,
Гәнҗ, дәүләт, рәнҗ, михнәт – камугы
Ул тылсым ачкычы берлә эчелер,
Ни ки телдйн чыкты-ул башка килер.
Тел күни булса, күнүлүр әл-азак,
Күни булыр барчасы-бу күз, колак.
Игри булса тел – камугы игелер,
Ул сәбәбдин абруе түгелер...
...Игри булсаң, сән төзәлмәсдин, и тел,
Барчамыз игри булырмыз, аны бел.
Бәс ни килсә башка, бел, телдйн килер,
Адәмигә нә ки кыйлса, тел кыйлыр.
Кеше ялган сүз белә тапмас нәҗат,
Тугры сүз берлә табар даим хәят
...Һәр ки тотты телене – котылды ул,
Телене тотмаган уш тотылды ул...
Сыйдык – дөреслек, чынлык.
Садыйкы – (тугрылыклы) дусты.
Тәкърир итәем – аңлатып бирәмен.
Гаян – ачык.
Күнилүк – дөреслек.
Һәмишә – һәрчак.
Мөдам – һәрчак; дәвамлы рәвештә.
Камуг – барча, һәммә.
Сәвәр – сөяр.
Үгәр – яратыр.
Вөҗүде эчрә – яшәешендә.
Әлгаҗиб – гаҗәеп.
"Гәнҗ, дәүләт, рәнҗ, михнәт – камугы" – "Хәзинә, дәүләт, рәнеҗ, михнәт – һәммәсе".
"Тел күни булса, күнүлүр әл-азак" – "Тел дөрес булса, дөрестер кул-аяк".
"Игри булса тел – камугы игелер" – "Ялган булса тел – һәммәсе ялгышыр".
Абруе – йөз суы, дәрәҗәсе.
Нәҗат – котылу.
Хәят – тереклек, яшәеш.
