Кире кайту

Хәммал хикаяте

Мөхәммәдьяр

«Нуры содур» поэмасыннан (1542)

...Кем сәха ирер иргә олуг һөнәр,
Ул һөнәр ирер кешегә таҗи сәр...

...Җиһан эчендәге гаибләр камуг
Бер кешедә булса барча, и олуг,

Барча гаибләрне сәхавәт йабар,
Һәркем иксә, даим гыйвазын табар.

Хак зийадә кыйлыр аның малыны,
Ахирәтдә хуш кыйлыр әхвалене.

***

Бер хикайәт кыйлаем уш, тыңлаңыз,
Кем сәхи васфыны хуш аңлаңыз.

Ул борынгы рузгярда, и йигет,
Бер хәммал бар ирде, хуш ишет.

Вакты ирде үзенең әсрү фәкыйрь
Һич нәмәрсәсе юк ирде, и әмир.

Кыяга барып, килтерер ирде утын,
Аркасы берлә күтәреп тигмә көн.

Сатар ирде ике данкәгә аны,
Ул тәсәддык кыйлыр ирде берене.

Янә бер данкәсене үзе алып,
Хәрҗ итә ирде әвенгә барып.

Бер көн утын сатып, үзе нагяһан,
Барыр ирде, юлда күрде бер җәван:

Бер кеше аны тотып катыйг орыр,
Ул йигет мескен оялып тик торыр.

Хәммал әйтер аңа: кем бу, ни торыр
Нә сәбәбдин сәне бу кеше орыр?

Ул йигет әйде, кем әйтәем сәңа,
Ике данкә бурычлыг ирермән аңа.

Ишетеп хәммал бу йигет сүзене,
Алды ул бурычлыг кулындин үзене.

Саткан утын бәһасын бирде аңа,
Углы, кызы калды ач барча янә.

Иртәсе хәммал мәгәр тагга барып,
Утын алып килтереп, иркән арып.

Бер кешене күрде кем балык сатар,
Һич кеше алмаз балыкын, гаиб итәр.

Мәсхәрә тотып аны тигмә бере,
"Ул изелмеш балыкың килтер бире"! –

Тию аңа, көлешер ирде камуг
Ул базар эчендәге кечек-олуг.

Ул балыкчы баради ирсә рәван,
Килде ул хәммал катына, ул заман.

Әйде: "И утынчы, тыңяагыл сүзем,
Бу балык берлә карарди бу йөзем.

Сатсам аны һич кеше алгусы юк,
Имди мәндин алгыл аны уш сән ук.

Балык алып, биргел сән мәңа утын,
Өйгә барып ашагыл аны бөтен.

Сәндин үзгә һич кеше алмаз аны,
Лотыф итеп, андин хәлас ит мәне".

Кыйлды хәммал аның сүзене кабул,
Утынын биреп, балыкны алды ул.

Ул балыкчы сәвенеп барыр рәван,
Имди, ишеткел хикаят, и җәван.

Килде хәммал әвенгә әсрү арып,
Әйде кем ошбу балык карнын ярып,

Кыйлаем угланларым өчен тәгам.
Күргел имди тәңренең лотфын тәмам:

Ярды ирсә ул балыкның карныни,
Бер данә чыкты, кем булды гани...

...Йөз мең алтын ирде аның кыйммәте,
Ятмыш ирде, купты хәммал дәүләте.

Аз нәмәрсә берлә кыйлды ул сәха,
Хак гыйваз бирде аңа үкеш гата.

Хәммал – йөкче, йөк ташучы.
Сәха – юмартлык.
Таҗи сәр – баштагы таҗ.
Камуг – һәммәсе, барысы.
Сәхавәт(сәха) – юмартлык.
Гыйваз – бүләк; уңыш; нәтиҗә.
Зийадә кыйлыр – күп итәр.
Сәхи васфыны – юмартның (юмарт кешенең) сыйфатларын.
Рузгярда – көннәрдә, заманда.
Әсрү – бик.
Тигмә көн – һәр көн.
Данкә – тәңкә.
"Ул тәсәддык кыйлыр ирде берене" – “Ул хәергә (садакага) бирер иде берен”.
Хәрҗ итә – тота, чыгымга тота.
Эвенгә – өенә.
Нагяһан – көтмәгәндә; берчак.
Җәван – яшь егет.
Иркән – бик.
"Ул балыкчы баради ирсә рәван" – "Ул балыкчы бара иде үз көенә".
Карарди – каралды.
Алгусы – алучы.
Хәлас ит – коткар.
Әсрү – бик; нык.
Лотфын – яхшылыгын, игелеген.
Бер данә – бер кисәк энҗе.
Гани – бай.
"Хак гыйваз бирде аңа үкеш гата" – "Ходай тәгалә кайтарды аңа күп бүләк".

Бүлешү:TelegramВКонтакте