«Нуры содур» поэмасыннан (1542)
Гадел бабыны бу дәм бәян итеп,
Шаһи галәм, гадел сүзен йад итеп,
Әйтәем гадел фәзылыны рәван
Тыңлаңыз аны, и пир-ү җәван.
Кем җиһанда барча тагъәтдин зийад
Гадел ирер, кыйл бу сүзгә игътикад.
Иртә-кәчә һәркем ул кыйлса аны,
Әсигъ итәр үзенгә ул кыйлганы.
Үзгәләргә тикмәс андин һич өлеш,
Нәчә кем кыйлса гыйбадәт ул үкеш.
Гадел кыйлса падишаһ бер дәм, ишет,
Ил-улус гадел берлә тапса мәшият,
Барчага тикәр өлеш андин тәмам,
Кыйлыр аның илә рәхәт хасс-у гам.
Гадел берлә ил камуг булыр әман,
Калмаз илдә фетнә вә золым һаман...
...Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак,
Кем гыйбадәт алтмыш елдин озакрак.
Гадел берлә бу җиһан мәгъмур ирер,
Гадел берлә уш җиһан пөр нур ирер...
Гадел берлә ил гыймарәт булыр уш,
Барча эшләр табар аның берлә хуш.
Гадел булыр барча эш башы, белең,
Гадел берлә даимән бәс эш кыйлың...
...Көфер берлә мәмләкәт булмас хәраб,
Золым берлә екылыр улус йөдәб.
Көфер вә кяфир нәфсенә кыйлыр зийан,
Золым берлә булыр ил хале яман.
Нуры содур – күңелләр (күкрәкләр) нуры.
"Гадел бабыны бу дәм бәян итеп, Шаһи галәм, гадел сүзен йад итеп" – "Гаделлек бүлеген хәзер җиткереп, Галәм шаһы, гаделлек сүзен искә төшереп".
"Әйтәем гадел фәзылыны рәван" – "Әйтим гаделлекнең өстенлеген биредә (кыскача)".
Пир-ү җәван – карт һәм яшьләр.
Тагъәтдин зийад – барлык тиешле гамәлләрдән артык.
Игътикад – ышану.
Әсигъ итәр – файда итәр.
Үзгәләргә тикмәс – башкаларга тимәс (җитмәс).
Үкеш – күп.
Бер дәм – бер мизгел.
"Ил-улус гадел берлә тапса мәшият" – "Ил – мәмләкәт гаделлек белән тапса ирек".
Тикәр (тияр) – җитәр.
Хасс-у гам – барлык халык.
"Гадел берлә ил камуг булыр әман" – "Гаделлек белән бөтен ил булыр – имин".
Мәгъмур ирер – төзек булыр.
Пөр – тулы.
"Гадел берлә ил камуг булыр әман" – "Гаделлек белән һәрчак җитәрлек эш кыйл".
