Кире кайту

Үгет-нәсыйхәт

Мөхәммәдьяр

«Төхфәи мәрдан» поэмасыннан (1540)

Мәнмәнлек кыйлып, мәнмәнлек сатмаңыз,
Онга-кибәк, серкәгә су катмаңыз...

...Һәр кешегә изге кыйлгыл, дийанәт,
Сәңа кыйлмасын ул һәргиз хыянәт.

Яманлык кыйлгучыга кыйлма яман,
Яхшылык кыйл, гәр бул(дыр)саң, һәр заман.

Кеше сәндин күңел өзсә, сән өзмәгел,
Яхшылык салып, яманлык тезмәгел...

...Йийдер үтмәк кешегә, и никү зат,
Бакый калыр бу җиһанда яхшы ат.

Бакма күз ул сарига – бакмак кәрәкмәс,
Булмачы сүзгә колак тотмак кәрәкмәс.

Тел вә күңлең игри кыйлма кешегә,
Йөзең бер кыйл кәрәк иркәк, тешигә...

...Гыйззәт илә хурлык[ны] күрмәгәй сән,
Сөфрә башындин кешене сөрмәгәй сән.

Хөрмәт иткел үзеңдин яшь, олугны,
Гыйззәт иткел кечек берлә олугны.

Олугны олугдыр тиб гыйззәт иткел,
Кечеккә рәхим итеп, хөрмәт иткел.

Катыглык килсә нагяһ, сабыр кыйлгыл,
Сабыр тәгамыдин сән ләззәт алгыл.

Әгәр килсә эвеңә мәрди миһман,
Тәңре биргән нигъмәтең кыйлгыл арзан.

Тәкәллеф кыйлма, (сәна) миһман килсә,
Әвендә булганын килтер, гәр булса.

Яхшылык берлә сән мәрд күңлене ал,
Нәсыйхәт яхшысы будыр, колак сал.

Хода йар булгай сәнең һәр ду галәм,
Нәсыйхәт сал колакка ибне адәм.

Нәсыйхәт тыңлаган булыр мәрдивар,
Нәсыйхәт берлә эш кылмас – булыр хар

Хак бизәр нәсыйхәт тыңламагандин,
Биреп үгет һәр заман алмагандин.

Бел, нәсыйхәт тыңламаганның эши:
Иксүк улмас кәчә-көндез тәшвиши.

Бел, соңыны бакмаен эш иткәннәр,-
Наданлыкдин үз башына йиткәннәр.

Дийанәт – динле (кеше).
"Йийдер үтмәк кешегә, и никү зат" "Кешегә икмәк ашат, и изге зат".
Бакый – мәңге.
"Булмачы сүзгә колак тотмак кәрәкмәс" – "Карарга ярамаган якка күзеңне бакма,
Буш сүзгә колагыңны тотма".
Игри – ялган; икейөзле.
"Йөзең бер кыйл кәрәк иркәк, тешигә" – "Ир-атка һәм хатын-кызга бер төрле бак".
Сөфрә – табын.
Нагяһ – кинәт; берчак.
Тәгамыдин – азыгыннан.
"Әгәр килсә эвеңә мәрди миһман" "Әгәр дә өеңә кунак килсә".
Тәкәллеф кыйлма – боргаланып торма, кыланып торма.
Мәрд – кеше; ир-ат.
Ду галәм – ике дөнья.
Ибне адәм – адәм угылы.
Мәрдивар – гайрәт иясе; чын кеше.
Булыр хар – түбән булыр.
Иксүк – ким; аз.
"Бел, соңыны бакмаен эш иткәннәр" "Бел, соңына карамыйча эш иткәннәр".

Бүлешү:TelegramВКонтакте