Кире кайту

Үз хале турында

Мөхәммәдьяр

«Төхфәи мәрдан» поэмасыннан (1540)

Җан кошыга мескин адәмдер кафәс,
Гакълыңа килгел, фәкыйрь, сән бер нәфәс.

Ятма, торгыл, үтте, күргел кафилә,
Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә.

Нәфсең атыны сыйлама сән, и йар,
Ул (сәне) екмасын менәрдә, зинһар…

…Зәррәчә олуг күрсәң сән үзең,
Кәззаб сән, җөмлә ялгандыр сүзең…

…Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм,
Башсыз юлы, үзе булгай көл-гадәм.

Рәхмәтең дәрьясыдин биргел өлеш,
Тугры юлга биргел (имди) хуш йөреш…

Кафәс – читлек.
Нәфәс – мизгел; сулыш.
Кафилә – кәрван.
"Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә" "Бирмәсләр өлеш һич тә гамьсезләргә".
Зәррәчә – бик вак кисәкләр санынча.
Кәззаб – бик ялганчы (алдакчы).
"җөмлә ялгандыр сүзең" "...барлык сүзең ялгандыр".
"Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм" "Юлга җитәкчесез аяк басма".
"үзе булгай көл-гадәм" "...үзе бөтенләй юкка чыгар".

Бүлешү:TelegramВКонтакте