Кире кайту

Күңел белән сөйләшү

Мөхәммәдьяр

«Төхфәи мәрдан» поэмасыннан (1540)

Бер көн ултырып үз катымда нахуш
Эчеп гамь бадәсен нуша-нуш.

Күңлем уты янмак илә изтыйраб,
Кыйлды мән бичараны әсри хәраб.

"Нәчә үртәрсән, – дидем, – сән, и күңел,
Куй мәне үз халемә, мәндин түңел".

Диде күңлем: "Куймазам та мин сәне,
Сәна иркен яратыбдыр хак мәне".

Торып утадин нәсыйхәт кыйлырам,
Гакыйль ир, тыңла, нәсыйхәт кыйлырам:

Ярмөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле, –
Бу фәләк багстанының былбылы.

Зәхмәт тәкый нәчә кыйтга сүзләсәң,
Ирм(е) улырсән сән гарзы-хален гизләсәң?

Нәчәләр сүзләп җиһандин кәчтеләр,
Сүзләмәкдин парча дөрләр сачтеләр.

Нәчәләр сүзләмәен сүз гөлене кистеләр,
Сүзләгәнне күрә белмәй, тән тишеп кан эчтеләр.

Гакыйль ирсәң, куй җиһанда сүз дигяр,
Укыганнар дога кыйлгай рузгяр.

Дидем: "И күңлем, иҗазәт бир мәңа,
Мән тәкый гарзым итәем (һәм) сәңа:

Мән ирермән бу шәһәрдә бер фәкыйрь,
Ил күзендә гаҗиз вә хур, вә хәкыйрь…

…Бер гаҗиб бу кем шәһәр эче тулуг:
Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг.

Куй мәне, үз халем илә булаен,-
Мөддәгыйлар сүзедин кортылаен".

Диде: "И ахмак, нәсыйхәт кыйл кабул,
Бу табигать хакына кыйлма фозул.

Сүзләгел сән берничә шәкәр сачеп,
Бу табигать милкенең агзын ачып.

Бу эшидә йөрәкеңни даглагыл,
Мәрданәләр дик билеңне баглагыл"…

Нахуш (нәхуш) – күңелсез.
"Эчеп гамь бадәсен нуша-нуш" –"Эчеп кайгы эчемлеген бер-бер артлы".
Изтыйраб – борчылу.
Әсри – күп.
Түңел (түн) – баш тарт; кире кит.
Утадин – дәвадин.
"Бу фәләк багстанының былбылы" – "Бу язмыш бакчасының былбылы".
"Зәхмәт тәкый нәчә кыйтга сүзләсәң" – "Кыен булырмы тагын берничә өзек сөйләсәң".
"Ирм(е) улырсән сән гарзы-хален гизләсәң" –"Ир булырсыңмы үтенеч – хәлеңне яшерсәң".
Дөрләр – энҗеләр.
Дигяр – янә; тагын да.
Рузгяр – (бер) вакыт.
Иҗазәт – рөхсәт.
"Мән тәкый гарзым итәем (һәм) сәңа" –"Мин дә үтенечемне (хәлемне) әйтәм сиңа".
Хәкыйрь – кимсетелгән.
Булаен (булаем) – буламын.
"Мөддәгыйлар сүзедин кортылаен" "Дәгъвачылар (гайбәтчеләр) сүзеннән котылаем".
Кыйлма фозул – өстенлек кыйлма; (үз-үзеңне) өстен куйма.
Мәрданәләр дик – егетләр (ир-атлар) кебек.

Бүлешү:TelegramВКонтакте