| 
                    
                        
                    
                 
 | ШагыйрьУл, менмәкче булып биеклеккә,Яңгыр җебенә дә асылына, —
 Ул ашыга,
 Ул җитмәкче була
 Бу дөньяның нигез асылына.
 Ә тирәлек гадәттәге сыман,Сулар һава җитми,
 Шундый бөркү...
 Тәрәзәне киереп ачкан сыман,
 Ул күкрәген каерып
 Ача беркөн.
 Әрнүләре-газаплары беләнКешелеккә үзенең җанын ача,
 Әнә шулай атлап китә җирдән,
 Горур атлап бара, ахыргача.
 Шифа булып ява күкрәгенәАк карлары җирнең, яңгырлары...
 Ул дөньяның асылын ачмак була,
 Ә асылы аның — кеше җаны —
 Аның җаны!
 1979 ел. |