Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ни өчендер үзгә
Кояш — шул үк Кояш инде, Әмма бераз сүрәнләнгән, Чигәсенең чәчләренә Кырау бәргән.
Ай да шул үк Ай бит инде, Тик күзләрендә моңсулык- Без бәхетлеләргә карый Нәүмиз булып.
Көн дә шул үк көн бит инде, Тиле-миле тик һавасы — Аңа да кирәк тукталып Уйланасы...
Төне дә шул үк төн сыман, Әмма башка яктлыгы — Караңгылык челтәреннән Ага моңы.
Без үзебез дә — үзебез, Бездә булган — үзебездә... ..Тик нигәдер көн дә, төн дә, Ай-Кояш та үзгә.
|