Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Нарасый вакыты яшьлекнең...»
Нарасый вакыты яшьлекнең, Мәңгелек вакыты дуслыкның — Без икәү бер кызны яраттык, Ялкынын тоябыз бер утның.
Ә аңа кайсыбыз ут безнең, Кайсыбыз кадерле — белмибез... Ирләрчә сөйләштек үзара, Юл бирде беребез.
Шундый зур көч тапкан бөек җан Таптымы икән соң юаныч? ...Беребез юл бирде... Һәм китте... Мин түгел идем ул — Кызганыч.
7 ноябрь, 1966 ел.
|