Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Хөрмәт итәм...
Хөрмәт итәм дусларымны, Гел үзгәреп торсалар да; Хөрмәт итәм, кайчак күңел Кайтарырлык булсалар да.
Хөрмәт итәм сөйгән ярны, Сөйгән ярны ярату аз; Әгәр хөрмәт булмый икән — Тигез күреп яратылмас.
Хөрмәт итәм үземне дә Сөеп йөргән кыз баланы; Кыз баланың газиз җаны Әллә шуңа кузгаламы?
Хөрмәт итәм сабыйларны, Әзер торам тезләнергә; Үземне саф күрер өчен Карыйм сабый күзләренә.
Хөрмәт итәм өлкәннәрне, Тик теләмим баш ияргә; Баш болай да иелә ул Баш иярдәй кешеләргә.
1974.
|