Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Аздан тора
Яздан тора дәвам, Яздан тора, Илгә кайтып безнең табигатьтә Яши алыр киек каздан тора — Дәвам яздан тора.
Көчтән тора дәвам, Көчтән тора, Үткән белән бүген җитәкләшеп Бара торган үзгәрештән тора — Дәвам эштән тора.
Сүздән тора дәвам, Сүздән тора, Кеше заты синең сүзең белән Китеп бәхет тапкан эздән тора — Дәвам бездән тора.
Хистән тора дәвам, Хистән тора — Туган телең дигән Ана йортка Җыелып килә алыр күчтән тора.
...Ә чын язмыш Үзең язган гына... Аздан тора дәвам, Аздан гына...
|