Кичке эңгер. Авыл көтүләре
Кереп килә басу капкасын,
Камыл таптап, әрәмәгә таба
Йөгерә-атлый бара яшь хатын.
Күкрәгеннән ташый сәламәтлек,
Тыгыз беләкләре – кара-тут...
Сәрхүш булып ята көзге киңлек,
Озаталар җилләр яратып.
Иреннәрен тешләп йөгерә-атлый,
Йөзләренә төшкән сары су...
Бүген аны шундый рәнҗеттеләр
Нахак сүзләр белән... Бары шул...
Бүген аны шундый рәнҗеттеләр,
Өзгәләнгән чагы бар иде...
Бер үксер дә, җиңеләеп кенә
Калыр иде... булса гаебе.
Ире өчен әрнеп бара әле,
Тапкан икән йөзгә түгәр чүп.
Колагында чеңли нахак сүзләр,
Йөрәккәен ярып: «Сөйрәлчек!»
Имеш әле ул көлмәскә тиеш.
Сөйләшмәскә тиеш елмаеп;
Кешеләргә ачуы юк аның, –
Күңел ачыклыгы ни гаеп?!
Иреннәрен тешләп йөгерә-атлый,
Үтеп чыга басу ызанын...
Аваз сала-сала эзләп килә
Кичкә кайтмый калган бозавын.
– Әй, җиңгәсе! – Бер мөлаем егет
Станциягә юл сораша.
– Ерак түгел... – Һәм озата китте
Үзе генә белгән юл аша...
...Калтыранды бизгәк тоткан кебек,
Утта янды тәне чит наздан.
Йөрәк шашып типте, типте, типте...
Ярсып үпте, үпте... Бераздан
Каударланып аягына басты,
Каударланып какты итәген,
Каен яфрак койды, каен тойды
Аның нинди хәлдә икәнен.
Яңгыр булып яфрак яуды җиргә,
Җилләр сипте, җилләр таратты...
Үзен чиста саклый ала кеше,
Тик күтәрә алмый нахакны:
Яңак буйлап тәгәриләр яшьләр,
Озатканга түгел юлдашын...
Бая гына – нинди авыр иде...
...Җиңеләеп калыр, еласын...
...Ефәк чәчен иңнәренә чәчеп,
Кереп килә басу капкасын
Әле генә кылган гөнаһыннан
Җиңеләеп калган яшь хатын.
