Көзге күкләр шундый тыныч иде,
Шундый тыныч иде бу тараф.
Киек казлар очып бара иде,
Вакыт ага иде битараф...
Пышылдасаң, җир сискәнер сыман
Тоела иде,
Дөнья тын иде.
Табигатьнең җиргә чалкан төшеп
Изрәп яткан минуты иде.
Зәңгәр күктә – киек каз юллары,
Басуларда – тояк эзләре.
Оча иде кибән өсләреннән
Көзнең алтын пәрәвезләре.
Агыла иде моңсу, татлы сагыш
Сары яфракларга өстәлеп...
Кинәт кенә мылтык тавышыннан
Ак каеннар куйды сискәнеп.
Әйтерсең лә җирнең кайтавазы
Яңгырап кайтты чорлар аркылы.
Кеше сыман ыңгырашып куйды
Зәңгәр күктә киек каз юлы.
Соңгы көчен җыеп талпынды кош,
Түбәнәйде...
Төште капланып.
Һәрбер чорда бер үк җавап яши:
– Без аңарга, – диеп,– атмадык!
Төзәп түгел (бу ысулны беләм),
Болай гына, кызык өченгә
Җибәрелгән ядрә килеп кергән
Очып барган төркем эченә.
Иң яшенә, көчлесенә тигән,
Әле күпме очачагына!
Тагын бер кош ауды, яшь фидаи,
Тагын бер кош синең яныңа.
...Табигатьнең җиргә чалкан төшеп
Изрәп яткан минуты була...
Пышылдасаң, җир сискәнер сыман
Тоела безгә,
Дөнья тын була.
Шундый чакта яманлыкның кулы
Бәйсез икәнлеген искәреп,
Ыңгыраша киек каз юллары,
Ак каеннар куя сискәнеп.
