Кире кайту

Җылы эзләп

Мөдәррис ӘгъләмовМөдәррис Әгъләмов

Су өсләре әнә тимгел-тимгел —
Кабан күле ята шадраланып;
Күксел дулкыннары егылалар
Ярга барып.

Җылы эзләп ярга йөгерәләр,
Йөгергәндәй учак тирәсенә.
Ашыгудан капкан сулышлары,
Күкрәкләре еш-еш күтәрелә.

Җылы эзләп, көзге киплекләрнең
Канат җилпи . барча тарафлары;
Сикерәләр җиргә җылы эзләп
Чаганнарның елгыр яфраклары.

Трамвайга кошлар килеп керә,
Аерылып калган гарип кошлар...
Көз — озату чоры.
Моңсу гына

Озатып кала көзге тукталышлар.
Көз — озату чоры. Торналарның
Канатларын тоя Сөембикә...
Кремльнең ап-ак стенасы

Киноэкран кебек:
Көзге күктә
Нинди кошлар, нинди болыт уза -
Һәммәсен дә тора чагылдырып.

(Хет буяласа, килер буыннарга
Сәер сурәтеңне калдыр, болыт!)
Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә,
Уз-үзенә жәелеп, эреп бара.

Бөтен дөнья ашыга...
Бөтен дөнья
Җылы эзләп кышка кереп бара.

Бүлешү:TelegramВКонтакте