Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Тимерчеләр
Тирән-тирән сулап, һава өргеч Кара күмерләрне яндыра. Чакы-чокы» чүкеч чыңылдавы Бертуктаусыз тора яңгырап. — Өрдер өргечләреңне, Яндыр күмерләреңне лә, Күтәр чүкечләреңне, Һап!..
Чакы-чокы-чак!.. Очкын оча утлы күмерләрдән, Алтын йолдыз сибелә, диярсең. Алмаш-тилмәш суга өлгер куллар, Чүкечләргә тик күз иярсен! Егет булсаң, Хезмәт итеп, Күрсәт син көчләреңне лә, Күрсәт син көчләреңне! Һап!
Чакы-чокы-чак! Чагылып китә маңгай тирләреңдә Күмерләрдән төшкән яктылык. Җыр кушыла чүкеч тавышына, Беләкләрнең көчен арттырып. Өрдер өргечләреңне, Яндыр күмерләреңне лә, Күтәр чүкечләреңне, Һап!
Чакы-чокы-чак!
|