Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Яшьлек
(Ике очучы авызыннан)
— Илем күтәргән иң биек Урында очам, Самолетымның канатын Ак болыт коча.
Самолет моторысыман Минем йөрәгем, Ашкына, тагын да биек Минем теләгем.
— Ай-һай, абзый, булыр микән, Зур инде яшең, Яшьләр бирешмәсләр сиңа, Яшьләр көнләшер.
— Яшьлек өчен унсигездә Булу шарт түгел, Тик көрәш ялкыны белән Янсын саф күңел.
Көрәш ялкыны эчендә Чыныксын йөрәк, Көрәш, җиңү — яшьлек өчен Менә шул кирәк.
|