Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Мәүла Колый

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

"Рәхман изем остаз капугын ачмыш иркән..."

Рәхман изем остаз капугын ачмыш иркән,
Бернәчә көн анда җәүлан кыйлдым, дустлар;
Гафиллекдә күзем сукыр карамакда
Остазымдин җөда булыб калдым, дустлар.

Остазым хак йулына кайткан ирмеш,
Гафилләрнең хатерен байткан ирмеш;
Мең гафилне дөнйага аткан ирмеш,
Бу халәтне һәргиз белмәй калдым, дустлар.

Остазым бу җиһандин байык бизде,
Гъилем, хикмәт китабларын күңлә йазды;
Көне-төне күңел эчрө Коръан дөзде,
Күргән игәч серен белмәй калдым, дустлар.

Остазым хак гъишкында тормыш ирде,
Мәдрәсә, мәктүбханә дөзмеш ирде;
Җөмлә мөрид табигыйда йөз ормыш ирде,
Ул мәҗлесдә берничә көн тордым, дустлар.

Остазым хезмәтендә бер көн тордым,
Остазымлә къәдәм орыб, бергә йөрдем;
Тәзаррегъ кыйлыб, йөзем йиргә ордым,
Ул хилүәтдә бер догасын алдым, дустлар.

Остазым бу җиһанны фани белде,
Әүлийалар гъишкы берлә күңле тулды;
Әситанә йабдырмакчы нийәт кыйлды,
Ул нийәтен монда тәмам итде, дустлар.

Остазым гъәзизләрдин мәдәд табты,
Билгъөлүм Хуҗа астанәсен әүүәл йабды,
Андин соң Шәйехкә астанә тәмам итде,
Шәһре Болгарда ике астанә дөзде, дустлар.

Остазым мәгъсыйәтдин әман ирде,
Туган йире шәһре Казан — мәкям ирде,
Мәсеҗед михраб минбәр үзрә имам ирде,
Ул мәкями салды, рихләт итде, дустлар.

Остазым хаҗ кыйлмакча нийәт итде,
—Мәккә йулы канда?— тәйү эстәб китде,
Рузаи Мостафага барыб йитде,
Тауаф кыйлыб, морадига йитде, дустлар.

Тауаф кыйлды, тәмам күрде
Кәгъбә ханә, Һәр кемгә ошбу дөнйа ирүр фәна,
Хакга тагъәт кыйла күрең, гакълу дана,
Хаҗ йулында җанын тәслим итде, дустлар.

Остазымның исме ирер мелла Мамай,
Гүрдә иркән рәхмәт кыйлсын рәхман ходай,
Оҗмах эчрә рузи кыйлсын күшк-сарай,
Җөмлә мөрид бу догада булың, дустлар.

Остазымның мәдхе күбдер мәддах зари,
Һич әйтүб бетермәзләр җиһан бари,
Илла ваҗиб җан, тән берлә сәүмәк ани,
Җөмлә мөрид һәрдәм дога кыйлың, дустлар.

Бу хикмәтне әйтдем, дустлар, күңлем зари,
Әйтмеш сүзем кабул кыйлсын рәхман бари,
Остазымның догаси булса йари,
Гасый үзем үтдин азад булсам, дустлар.

Бу хикмәтне айтмаклыкча күңел бирдем,
Дин сәрүәри имамлардин дәстүр кулдым,
Рөхсәт табыб, батыйн серне заһир кыйлдым,
Дәстүрсез сүз димәк рәуа булмас, дустлар.

Мән, мескин, Мәүла Колый, дога теләр,
Бу хикмәтне әйтү-әйтү кыйладыр зар;
Иман берлә үлсәм тәйү өмидем вар,
Иман әйтү үлгән колга рәхмәт, дустлар.

Мөхиб дустлар, бу хикмәтне әйтмеш көндә
Сиксән йыл ирди ул көн тарих меңдә,
Әйтү ады шәһре Болгар көннәтләрендә
Гасый, җани Меллагол кол сүзли, дустлар.

Рахман изем — рәхимле аллам.
Капуг — капка.
Җәүлан — сәер итү, кәефләнеп йөрү.
Гафиллекдә — гамьсез-лектө.
Җөда — аерылу.
Һәргиз — һичбер вакыт.
Байык — анык, ачык.
Дөзде — төзеде, язды.
Табигыйда — биредә: күндәмлегендә.
Остазымлә къәдэм орыб — остазым белән бергә аяк басып.
Хилүэтдә — аулакта.
Әситанә, астанә — биредә: дәрвишләр җыйнала торган йорт.
Йабдыру — салдыру.
Гъәзиз — хөрмәтле, кадерле.
Мәдәд — ярдәм.
Мәгъсыйэт-дин әман — гөнаһтан азат.
Мәкям — торган җир.
Рихләт итде — биредә: үлде.
Канда — кайда.
Рузаи Мостафа — Мөхәммәд кабере.
Тауаф — биредә: Мөхөммәд каберен әйләнеп чыгу.
Фәна — бетә, юкка чыга торган.
Тагъәт кыйлу — буйсыну.
Гакълу дана — акыл иясе.
Тәслим итде — бирде.
Мелла — укыган, укымышлы кеше.
Рузи — өлеш.
Рәхман бари — рәхимле алла.
Гасый — гөнаһлы.
Сәрүәр — башлык, җитәкче.
Дәстүр кулдым — рөхсәт сорадым.
Батыйн — эчке, яшерен.
Заһир — тыш, ачык.
Рәуа — яраклы.
Мөхиб — сөекле.