|
|
|
|
|
|
|
|
|
Мансур Крыймов |
|
|
|
Мансур Крыймов Татарстан АССРның Апас районы Чүри-Бураш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, авыл мәзине гаиләсендә тәрбияләнә, мәдрәсәдә белем ала. 1915 елда Кавказ якларына китеп, Грозный нефть промыселларында, Әстерхан байларында һәм балык промыселларында ялланулы эшләрдә йөри. Бөек Октябрь револю- циясен солдат булып каршылый, Врангельгә каршы көрәшләрдә катнаша. Гражданнар сугышыннан соң шагыйрь Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә заводта, 1923 елда Мәскәүдә «Кызыл Шәрыкъ» типографиясендә эшли. 1918 елда ук иҗатын башлап җибәргән шагыйрь бу чорда байтак әсәр бастырып өлгерә. 1934 елда ул СССР Язучылар союзына кабул ителә. Озакламый аның сәламәтлеге начарлана, шагыйрь 1938 елның 1 августында вафат була. |
|
|
|