Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сабан туенда
Мәйдан уртасында табак, Эчендә катык аның. Шуннан бер тиен эзлиләр, Катыгын татып аның.
Әле ир, әле хатын-кыз Табакка башын тыга. Акча төптә, бите генә Катыкка батып чыга.
Биш-алты чиста савыттан Калды тик бере генә. Салынды соңгы катык та, Куесы, төбе генә.
Инде шулуй ук бүләккә Ия табылмас микән? Спортның мондый төрендә Беркем танылмас микән?
Кычкыралар: - Сез ярышны Яңабаштан башлагыз! Бер тиенне тел тоямы? - Берлек тәңкә ташлагыз!
Судья әйтә: - бу сөлге, - ди, - Тиенне табучыга! Шул чак мәйдан уртасына Бер юан абый чыга.
Гөр килә халык күрүгә: - Монда өмет бар, - диләр, - Табакка түгел, мичкәгә Салсаң да табар ! - диләр.
Бер генә чумырды башын, Тапты бит шундук тәки! Бу - районның ревизоры Очлы күз Әхмәтзәки!
|