Галимлек капкасы төбендә
Еллар буе архивларны казып, Утырдым мин фәнни хезмәт язып. Килеп җитте менә яклау көнем, Галимлеккә аяк атлау көнем.
Оппонентлар эшем мактадылар, Минем концепциям якладылар.
Үз карашын торып әйтте бар да: "Бу хезмәт, - дип, - лаек игътибарга!"
Бер фикердә болар минем хакта: "Җитди галим килә безнең сафка".
Әйтер сүзне әйтеп бетерделәр, Сургучланган тартма китерделәр.
Һәрбер галим, яшрен тавыш биреп, Кысып китте минем кулны килеп:
- Башкаргансың гаять файдалы эш, Керттең, - диләр, - фәнгә син зур өлеш!
- Куандырды безне эшең! - диеп, Аркамнан да берсе китте сөеп.
Галимнәрнең җылы сүзләреннән Шатлык яше чыкты күзләремнән: Рәхмәтемне телдән әйтү кыен, Бәягезгә лаек булыр сыем.
Өстәлемдә кызылы һәм агы. Эшнең калды фәкать формаль ягы.
Хуплавыгыз закон төсен алсын... (Сайлау комиссисе эшләр ансын).
Сират күперен кичтем дигән идем, Ни ишетсен колакларым минем!
Мактаулары булган ялган бар да: Тик кара шар миңа салган бар да!
|