Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Макс Гатау

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында туа. Яшьтән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә, шунда җиде класс белем ала, аннары Чиләбе өлкәсенә китеп, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1937 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә кабул ителә.

М. Гатау бала чактан ук әдәбият белән кызыксына, халык авыз иҗатын өйрәнә, җырлар, бәетләр җыя. Урал табигате, андагы социалистик төзелеш күренешләре, күмәк тантанасы — яшь шагыйрьнең 1939 елда басылып чыккан «Урал мәхәббәте» исемле беренче шигъри җыентыгының төп эчтәлеген шул тәшкил итә.

М. Гатау 1941 елның июлендә фронтка китә һәм шул елның 20 ноябрендә Калинин өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган каты сугышларда батырларча һәлак була.