Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Мәхмүд Максуд

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Изге максатка таба

Юл озын, юл бик авыр һәм анда сазлык, елгалар,
Анда таулар, анда карлар, эссе сахралар да бар...
Катлы-катлы киртәләр берлән уралган изге юл...
Тик курыкма! Тик чигенмә! Гайрәтле бул! Намуслы бул!
Күр әнә, дөньяда вәхшәт... Анда ярлы зар елый,
Эшләсә дә — ач-ялангач, чөнки ул байның колы...
Күр әнә, һәр яктылыктан ярлыга юл биклиләр
Бәдбәхет мәлгунь, залимнар, «тик йокыңны бел!» диләр.
Күр дә син барсын шуларның, яктылыкка, алга бар,
Нинди киртә очраса да, һәммәсен ит тар да мар!
«Ярлыларга хезмәт итү!» —
Шул теләкне күңелеңә
Сал да син, кер изге юлга, чын күңел, гайрәт белән!..