Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Мәхмүд Максуд

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Мәхмүд Максуд (Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов) 1900 елның 15 январенда хәзерге Татарстан ССРның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында мулла гаиләсендә туа. Мәх- мүдне ун яшендә Кышкар мәдрәсәсенә укырга бирәләр. 1909-1914 елларда ул шунда укый, аннары Арчадагы ике класслы рус татар мәктәбендә, ә 1916-1918 елларда Малмыж шәһәрендәге Югары-башлангыч училищеда белем ала. Шул елларны әдәбият белән кызыксына, үзе дә шигырьләр яза башлый.

М. Максуд Бөек Октябрь революциясен дәртләнеп каршы ала. 1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариатының «Чулпан» газетасында тәрҗемәче булып эшли башлый. 1918 ел ахырында ул яңадан Малмыжга кайтып, өяз газетасында эшли. 1919 елны үзе теләп гражданнар сугышына китә. 1919 елда партиягә кабул ителә. Шушы чорда күп кенә патриотик шигырьләр яза. 1921 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты чакыруы буенча кабат Мәскәүгә күчеп килә, төрле елларда төрле матбугат органнарында эшли, язучылык эше белән шөгыльләнә, 1934 елда СССР Язучылар союзына алына. М. Максуд Бөек Ватан сугы- шының беренче көннәреннән үк фронтка китә. Поэзиядән тыш әдип проза, драматургия, бигрәк тә әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.