Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
"Башың күтәр гъәфләтдин..."
Башың күтәр гъәфләтдин, гафил торма, «һу» тигел, Күзең ачкыл ойкудин, гафил торма, «һу» тигел. «һу-һу» тийү һу кошы, акар күзендин йәше, Көйеб эче һәм тышы,— гафил торма, «һу» тигел. Гашикълары очарлар, гъәрш шахига кунарлар, «Һу» диб дидар куларлак,— гафил торма, «һу» тигел. Йите игълим гизәрләр, андин күккә агарлар, Бер къәдәмдә йитәрләр,— гафил торма, «һу» тигел. Һу бәхригә чумарлар, гаууас булыб батарлар, Һу дөррләрин тирәрләр,— гафил йөрмә, «һу» тигел. Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри аныкдыр, Күзең ачыб бакыб тор, гафил йөрмә, «һу» тигел. И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатыб оймагыл, Хак зекрене куймагыл, гафил йөрмә, «һу» тигел.
|