Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Кави Нәҗми

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Кави Нәҗми (Кави Һибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Горький өлкәсе) Петрякс районы Красный Остров (хәзерге Кызыл Октябрь) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Аңа ике яшь чагында әтисе гаиләсе белән Идел буе, Кырым, Урал, Алтай якларында сезонлы эштә йөри һәм 1910 елда Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала. Кави шунда алты класслы рус-татар мәктәбендә укый.

1917 ел башында бер-бер артлы әти-әнисе үлгәч, Кавилар гаиләсе кире авылга кайта, Бөек Октябрь революциясен шунда каршылый. 1919 ел башында Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендәге педагогия курсларында укый, шул чакта шигырьләре дә басыла башлый.

1919 елда ул КПСС сафларына алына һәм үзе теләп Кызыл Армиягә языла. Гражданнар сугышында катнаша, Мәскәүдәге Югары хәрби-педагогия институтында укый. 1922 елда Казанга кайтып хәрби мәктәптә укытучы, комиссар булып эшли, 1926-1933 елларда Казан хәрби гарнизонының «Кызылармеец» газетасында җаваплы редактор була.

1932 елдан К. Нәҗми Татарстан Язучылар союзын оештыру эшләре белән мәшгуль була, соңрак аның җитәкчесе, СССР Язучылар союзы идарәсе члены итеп сайлана. Ул 1934 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз совет язучыларының Беренче съездында доклад белән чыга.

Бөек Ватан сугышы елларында К. Нәҗми Татарстан радиосы белән җитәкчелек итә. 1951 елда ул СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

К. Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.