Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Яшьлегемнең асыл чәчәгенә...»
Яшьлегемнең асыл чәчәгенә, Тормышымның асыл гөленә, Нинди генә җылы сүзләр әйтим, Тәбрик итеп, туган көнеңә.
Күкрәгемә кочып сөяр идем — Җитми анда, иркәм, колачым, Яннарыңа очып кайтыр идем, Булсам таулар гизгән бер лачын.
Татыр идем иренең кайнарлыгын Якын булсам әгәр яныңда, Минем теләк: күрешергә булсын Килер майның шушы таңында.
|