Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Касыйм Вахит

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстан АССРның Әлшәй районы Нигъмәтулла авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1935 елда Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, шул ук районның Искәндәр авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә (ТБУМда) физика-математика укытучысы булып эшли башлый. 1937 елда Казанга килә һәм педагогия институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлануга, әле яңа гына институтны тәмамлаган Касыйм Вахит хәрби училищега җибәрелә һәм элемтәче-радист сыйфатында сугышларда катнаша.

Касыйм Вахит 1942 елның 4 октябрендә Смоленск өлкәсендә барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Касыйм Вахитның беренче шигырьләре утызынчы еллар башында Уфада чыга торган «Коммуна» газетасында басыла. Соңрак ул Татарстан өлкә матбугатында актив языша. Аның шигырь цикллары шулай ук «Дуслык», «Очкыннар», «Бәхетле яшьләр» исемле күмәк җыентыкларга кертелә. Касыйм Вахит поэзиясенең аерым үрнәкләре сугыштан соңгы чорда «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемле җыентыкларда басылып чыкты.