Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Татарстан
(Татар җөмһүрияте тәсдыйк кылыну мөнәсәбәте белән)
Әнә... киң юл... аның җәйләүләре - Табигатьнең гөлле сахрасы; Фөҗыйгъ өннәр биреп, егълый ләкин Ул җәйләүнең тормыш сәхнәсе.
Сәхрасында аның нурлар балкый, Ләкин анда яңгырый зарлану; Киң илдә дә, шундый җәйләүләрдә, Тормышында сызлап, тарлану.
Бөгәрләнеп яткан шул җәйләүгә, Кара елан кебек, кара көч; Агу биреп, илнең баласыннан Гөнаһсызга һәр көн ала үч.
Елан дисәң, үзе кеше төсле, Зәһәр чәчә ләкин елан күк; Иркен көн юк илнең иясенә: Сыкрый үксез бала сыман күк.
II
Гөнаһсыз үч җирдә калмый, диләр, Акмый, диләр, бушка хаксыз кан; Адәм каны бер көн кайта, диләр, Изелә, диләр, бер көн пакьсез җан.
Гомерләрдер янып, күмер булган, Нәфрәт уты тулган йөрәкләр, Җан ачудан үкереп, сикереп чыккач, Тетрәп китте мәлгунь өрәкләр.
Елан кебек, бөгәрләнеп яткан Җәйләүдәге кара көчләргә,
Усаллыктан, шайтан йөзе кебек, Кара җирдән кара төсләргә
Җәйләү тоткан көчле ил уллары Сугыш ачты, әрнеп ачудан; Кара-каршы сугыш киткәч, каннар Дәрья булып акты басудан.
Җан әрнүдән илнең балалары: «Ирек!» - диде, алга атылды, Йөгереп барып, күзен бер йомды да, Кара көчкә хәнҗәр батырды.
Елан кебек, җиргә бөгелеп төште, Өлгермәде күзен ачарга; Шунда да ул, илгә теш ыржайтып, Авыз ачкан агу чәчәргә.
Шуны күргәч, ирек батырлары Икенче рәт хәнҗәр чайкады, Теш ыржайтып явыз кара көчнең Бугазына тыгып айкады.
III
Тынды киң ил хәзер кара көчтән, Иркен калды, көне җанланды; Матур кырлар, болын, киң җәйләүләр Чәчкәләнде, гөлләр алланды.
Корбан биреп, көн-төн тартышканга, Ирек алды илнең уллары; Киләчәктә илне бәхет көтә — Бәхет юлы аның юллары...
Тәсдыйк кылыну — раслану.
|