Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Бүгенге марш
Хәзер тормыш безнең илдә Тынычланды, җайланды; Тынычланды, җайланды; Эшчеләрнең йөрәкләре Кызылланды, алланды... Эшчеләрнең йөрәкләре Кызылланды, алланды...
Хәзер гөрләп, бергә-бергә Җимерек илне төзибез, Җимерек илне төзибез, Үзебез — тәхет, үзебез — патша Үзебез, үзебез, үзебез! Үзебез — тәхет, үзебез — патша Үзебез, үзебез, үзебез!
Әйдә, чүкеч, өз тимерне! Яңгырасын Җир шары! Яңгырасын Җир шары! Ишетелмәсен күп-күп еллар Шаулап килгән ил зары! Ишетелмәсен күп-күп еллар Шаулап килгән ил зары.
Ишетелмәсен мескен, гарип, Ятимнәрнең егълавы; Ятимнәрнең егълавы; Ишетелмәсен даңгыр-доңгыр Чиркәүләрнең кыңгыравы; Ишетелмәсен алла-валла Мәчетләрнең ыңгравы!
Безне алар артка таба — Артка таба өндиләр; Артка таба өндиләр; Җитәр-җитәр, бик күп бездән Шаркылдашып көлделәр!.. Җитәр-җитәр, бик күп бездән Шаркылдашып көлделәр!..
Тәхте-таҗы патшаларның Җимерелсен, тапталсын! Җимерелсен, тапталсын! Бөтен дөнья эшчеләре Моны белсен, шатлансын! Бөтен дөнья эшчеләре Моны белсен, шатлансын!
|