Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Ярлы Кәрим

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Ярлы Кәрим (Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов) хәзерге Башкортстан АССР Бишбүләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Авылда башлангыч белем алгач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Бөек Октябрь көннәрендә мәдрәсәне ташлап, журналистлык эшенә керешә, беренче шигырьләрен язып бастыра. 1919 елда ул партия сафларына алына, соңрак Кызыл Армия составында Петроградны Юденич бандаларыннан саклау өчен сугыша, шунда каты яралана. 1921-1922 елларда шагыйрь Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укый, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Әмма элеккеге яралары аның сәламәтлеген тәмам какшаталар һәм ул 1937 елда Уфада вафат була.

Ярлы Кәримнең әдәби иҗаты һәм тормыш үрнәге аның бертуган энесе — күренекле татар совет шагыйре Фатих Кәримнең дә шәхес һәм язучы буларак формалашуында уңай роль уйнавы билгеле.