Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Исмәгыйль Шәфи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Исмәгыйль Шәфи улы Шәфиев 1913 елда хәзерге Башкортстан АССРның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1929 елда туган авылында җидееллык мәктәпне һәм 1933 елда Уфада педагогия рабфагын тәмамлаганнан соң, 1935 елга кадәр Кыйгы МТСы газетасында, аннары район газетасында редактор урынбасары булып эшли. 1935-1937 елларда Ерак Көнчыгышта армия сафында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казак укытучылар институтында укый, соңыннан Татарстанның хәзерге Сарман районы Зур Нөркәй авылына укытучы итеп җибәрелә.

Исмагыйль Шөфиев көндәлек матбугатта басылган лирик шигырьләре белән сугыш алды елларында үзен өметле яшь шагыйрь итеп таныта. 1941 елның язында ул китап нәшриятына үзенең беренче шигырьләр җыентыгын тапшыра, ләкин сугыш башлану сәбәпле әлеге җыентык дөнья күрми кала.

И. Шөфиев Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм лейтенант-танкист сыйфатында күп кенә сугышларда катнаша. Ул 1943 елның 17 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Кузьмиченко авылы янында барган сугышларда батырларча һәлак була.