Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Нәкый Исәнбәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Коммуна тимерлегендә

Бөр тимергә тукмагыңны! Бәр тагы!..

Йөз пешә, кызган тимердәй тутланып.
Күз яна, янган учактай утланып.
Ул тимер куллар уйныйлар, ут кебек;
Чәчри очкын, челпәрәмә туп кебек.
Өргеч өрдергән саен, ут гөлт итә;
Ул тын алгандай була: «А-х! У-х!» итә.

Җир йөзендә буш табылмый берни дә.
Буш бирелми, буш алынмый берни дә, —
Ал тимерне, сал чүкечне, балтаны!
Бәр тимергә тукмагыңны! Бәр тагы!

Тамчыдан су артып-артып күл була;
Яхшы җиргә төшкән орлык гөл була;
Алмаша төн, әкрен-әкрен көн туа,
Көн туып, ямьсез болытларны куа.
Тәнгә күлмәкләр ябышкан тир белән,
Тын алабыз киң күңелдән ил белән.
Өрдерә өргеч, кинәт ут гөлт итә;
Тын ала безнең кебек: «А-х!.. У-х!» итә.

Буш табылмый дөньяда бернәрсә дә,
Ал тимерне, бәр тагын бер мәртәбә!
Сал тагын да тукмагыңны! Әйдә бәр!
Дөнья килсен асты өскә зир-зәбәр!

Эш кенә тик дөньяларның шаһлыгы,
Эш кенә тик хөрриятнең шатлыгы.
Эш кенә безне богаудан коткара,
Эш кенә барлык канунны актара.
Эш кенә бар җирне-күкне күкрәтә,
Эш кенә бар тауны-ташны тетрәтә.
Эш кенә — дуслык, татулык чишмәсе;
Эш кенә тик — коммунаның чәчкәсе.
Эш кенә — көч, эш кенә — ир ирлеге;
Әй, граждан! Әйдә, эшкә кил бире!
Кыс тимерне! Ал чүкечне, балтаны!
Бәр тимергә тукмагыңны! Бәр тагы!

Һәй, егетләр! Кайда безнең яртыбыз?
Кайда безнең бергәлеккә антыбыз?
Кем богаулый бу минутта үз-үзен?
Пәрдәли кем яктылыктан үз йөзен?
Әй, хатын-кыз! Нишлисез сез? Кайда сез?
Аҗдаһаны күрмисезме әллә сез?
Ул һаман сезне ябып тотмак тели,
Ул һаман сезне кабып йотмак тели.
Әйдә, дуслар, әйдә, бергә җырлыйбыз,
Аҗдаһаның кулларын чылбырлыйбыз!
Бергә-бергә эшлик ирек калканы,
Бәр, хатын-кыз, тукмагыңны! Бәр тагы!

Дөньядан кем себрә алтын колларын?
Кем богаулый буржуаның кулларын?
Кем җәһәннәмгә тәхетләр ыргыта?
Кем кулына канлы байракны тота?
Кем яга җиргә җәһәннәм утларын?
Кем сала утка капитал кортларын?

Кем залимнардан тазарта дөньясын?
Җир йөзеннән кем куа күк алласын?

Кем тимер куллар белән җир селкетә,
Коммунаны җир йөзендә беркетә?
Кем бөтенләй тауны-ташны кузгата?
Дөньяны кем кулларында уйната?

Һәй, егетләр! Бездә гайрәт, бездә рәт!
Бездә бар эш, бездә бар көч, бездә дәрт!
Бәр тимер кызган чагында! Бәр дә бәр!
Актарылсын бар тәхетләр зир-зәбәр!

Безне коткармас ходайлар, патшалар!
Безне коткармас богаудан акчалар!
Безне бәйдән коткаручы — без генә!
Безнең өстән башкаручы — без генә!

Әйдәгез тиз мөстәбидләрне изик!
Дөньяга дуслык, татулык тергезик!
Өзгәлик без бар капитал бауларын!
Туздырыйк без үрмәкүчнең ауларын!

Сал тимер кызган чагында! Әйдә бәр!
Актарылсын бар богаулар зир-зәбәр!
Кыс тимерне! Ал чүкечне, балтаны!
Бәр тимергә тукмагыңны! Бәр тагы!

Күкрәк ут ялкыннарыннан тын ала,
Гөлт итеп торган учак төсле яна.
Өрдерә өргеч, кинәт ут гөлт итә!

Тын ала безнең кебек, «А-х! У-х!» итә.
Һәй, кирәк бит коммунизм гөрзисе!..
Һәр гражданга граждан сөңгесе!
Һәй, кирәк бит снарядлар, бомбалар!
Һәй, кирәк бит ай ураклар, тырмалар!
Һәй, кирәк бит актарырга дөньяны!
Куптарырга җирдән алтын алланы!

Безнең идеал: эш белән көч берлеге;
Әй, граждан! Әйдә, эшкә кил бире!
Кыс тимерне! Ал чүкечне, балтаны!
Бәр тимергә тукмагыңны! Бәр тагы!

Мөстәбид — реакционер, эксплуататор, тиран.