Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Нәкый Исәнбәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә элекке Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Салават районы) Мала-яз авылында мулла гаиләсендә туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1910 — 1917 елларда Уфадагы «Хөсәения», аннары Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Н. Исәнбәт бу елларда төрле журналларда шигырьләрен бастыра, драма әсәрләре дә яза башлый.

1920 елга кадәр туган якларындагы Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы мәктәпләрендә балалар укыта, аннары төрле жирләрдә белемен күтәрә, тел-әдәбият укыта.

Н. Исәнбәт Бөек Октябрь революциясен зур күтәренкелек белән каршы ала, бу чорда аның югары пафослы шигырьләре бер-бер артлы басыла тора. Соңга табарак ул драматургия жанры белән аеруча мавыгып китә һәм күп кенә уңышлы әсәрләр иҗат итә. Бер үк вакытта Н. Исәнбәт әдәбият тарихы һәм фольклор өлкәсендә җитди һәм тирән фәнни эзләнүләр алып бара.

Ул — 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены.