|
|
|
|
|
|
|
|
|
Нәкый Исәнбәт |
|
|
|
Гыйсъян җырыНык аякларны басып киң,Канлы күкрәк өстеңә, Ишетәсеңме, әй Җир-ана, Антлар орам мин сиңа! Кол булып чүккән тезем аргач, Менә тордым да мин, Җилкәм өстеннән олактырдым Тәхет-таҗ, шаннарын!.. Өстеңә бәрдем бөтен Зынҗырларын кырдым да мин! * Төн. Офыкта — янган утлар. Тау ватам мин, юл йөрим; Атлыгам мин зур җиңүнең Тәхтенә, әй Җир шары! Бер дә шиксез, иң җитез Арбам булырсың син минем! * Кулда — тукмак. Нык аякларны Басып җир өстенә, Иштәсеңме, әй Күк-ата, Антлар орам мин сиңа! Ут ягып, көн-төн шулай Гыйфрит кебек мин эшлимен. Зур чүкечләрне сугам да Кычкырам: әй Күк йөзе! Бер дә шиксез, таң белән Хуҗаң булырмын мин синең! * Шанлы юл алган юлым, әй Күк! Барамын мин сиңа! Канлы арбамда синең Аллаң булырга мин барам! Ат итеп аркаң иярлим, Инде менәм өстеңә! |
|
|
|