|
|
|
|
|
|
|
|
|
Нәкый Исәнбәт |
|
|
|
Шәрекъ кызыКызганам кайчак күрәм дә гөл яңаклар, йөзләрен,Ул тамып торган илаһи карлыган күк күзләрен; Ул чигәсен каплаган хуш чәчләрен, һәр төкләрен, Ул гөнаһсыз гәүдәсен, ак кулларын, пакь күкрәген. — Ник яралдың,— дим эчемнән,— күктән иңгән хур кебек? Ник елыйсың аулак-аулак күзләреңнән нур түгеп? Йә сизәмсең алгы көндә шомлы хәлләр көткәнен? Ул ефәктәй чәчләреңнең кан юарга үскәнен? Кемгә соң ләззәт синең тавышың, сәмави сүзләрең? Кемгә соң нигъмәт, гаҗәеп күз карашың, күзләрең? Ник яралдың бу түбән чүплек эчендә син, чәчәк? Аһ! Сизәмсең: син чәчәкне нинди куллар чертәчәк? |
|
|
|