|
|
|
|
|
|
|
|
|
Нәкый Исәнбәт |
|
|
|
Урман сагышыКараңгы урман, коңгырт наратУралып үскән Урал-тау буенда, Шау-шулы авыл, илдән ерак Бер өй утыра шул урман куйнында. Иске дә иске, һай, түбәсе, Еллар үтеп кыеклар иелгән; Какмый да какмый бер яфрагын Тәрәзәгә баш игән карт имән. Чыгадыр шунда кич бер карчык, Тынып утыра бусага төбендә; Күз алда үскән умырзая Әкрен сөйли үткәнне күңелдә. |
|
|
|