Нинди салкын, җанга рәхәт,Нинди ямьле җәйге төн;Таулар, урманнар, болыннарНинди серле, нинди тын.
Ай йөзә күк гөмбәзендә,Тын, бәхетле елмаеп,Күк йөзен күксел көмештәйБер гаҗәп нурга манып.
Шәүлә төшкән күк битеңдә,Су кереп, ай ялтырый.Тибрәнә җем-җем күл өсте — Нур эчендә калтырый.
Балкый йолдызлар бәхетлеКиң, ерак күктән торып;Котлый бар да җәйге төннеБер тонып, бер яктырып!